Татарча шигырьләр в мессенджере MAX — 756 подписчиков, аналитика и статистика
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть оценку на основе ER, рекламной нагрузки, роста и trust score.
О канале Татарча шигырьләр
Владелец канала пока не добавил описание.
Основные метрики
Последние публикации канала «Татарча шигырьләр»
- 142 просмотров, 21 июн. 2026 г., изображение
Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Туар иртәләрнең яктысын, Төннәремнең тыныч караңгысын, Көннәремнең нурлы ак төсен... Алыштырма төнем белән көнне, Элмә кара кайгы пәрдәсен... Яманлыктан-явызлыктан сакла, Тормышыма бәлә кермәсен... Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Тыныч бәхетемнең дәвамын... Булган гөнаһымны кичерә күр, Изге эшнең бирче савабын... Бер Ходаем, булган гомеремнең Һәрбер иртәсенә куанам... Сиңа гына өмет белән карыйм... Сиңа гына, Раббым, сыенам... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 430 просмотров, 20 июн. 2026 г., изображение
Кайгы елгалары тирән икән Йөзеп чыгулары бик авыр Яраланган моңсу йөрәгемә- Дәваларны кайчан, кем табыр? Кайгы елгаларын кемнәр кичкән Шулар белә ачы газабын И, Ходаем, шушы әрнүләрнең Хәерле ит, соңын, азагын... Кайгы елгалары саекмый шул Еллар, айлар, көннәр үтсә дә... Искә төшкән саен җаннар сыза- Күзләрдә яшь кибеп бетсә дә. Кайгы елгалары яры текә Ышанасы килми үлемгә Якын кешең исән –тере булып Гомер буе яши күңелдә. Мирхади Разов
- 605 просмотров, 19 июн. 2026 г., изображение
Ашыга-ашыга кайтып барам әле, Туган якка, әнкәй янына. Туган якка кайтсам,тоела гел, Кайтан кебек бала чагыма. Юл чатында әнкәй көтеп тора, Каш өстенә куеп кулларын. Гомерләре үтә әнкәйләрнең, Көтеп шулай кыз һәм улларын. Кайтам әнкәй, кайтам яннарыңа, Кочып-кочып килә үбәсем! Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап: "Бик сагындым әнкәй!"-диясем. Күкрәгеңә мине назлап кочып, Чәчләремнән сыйпап алырсың. Ә иртәдән,таңнар атканчы ук, Ашыга-ашыга камыр салырсың. Рәхмәт әнкәй син булганың өчен, Балаларым диеп яшисең. Кайчагында озак кайтмасак та, Рәнҗемисең, һични дәшмисең. Халидә Асхадуллина
- 713 просмотров, 18 июн. 2026 г., изображение
Авылымның тузанлы юлларын Ятып үбәр булам кайчагын. Шул юлларда калган балачагым. Шул юллардан үткән яшь чагым. Тузан гына димә...Шул юлларда Эзем калган. Гомер эзләрем... Үттек кышын, карга чума-чума. Бата-бата үттек көзләрен. Туган йортка илтә шушы юллар. Әнкәй көткән газиз өемә. Барсын гына иде дә бит гомер Шулай әнкәй булган көенә. Шушы юлдан киттек еракларга. Инде күпме юллар үтелде... Авыл юлы – безне ераклардан Тартып торган тамыр шикелле... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 828 просмотров, 17 июн. 2026 г., изображение
Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. Үз-үзенә тарту көчен салган Туган йортың сиңа туганда... Бер урын бар кайтып егылырга, Бу тормыштан арып талганда. Көч-куәтен, дәрт-дәрманын биргән, Бер урын бар хәлсез калганда. Артыңдагы ышанычлы тылдай, Туган йортың сине күзәтә. Аннан алып чыккан акыл-фәһем Югалмаска җирдә өйрәтә. Бер урын бар җирдә, тик бер урын, Кайда сине һәрчак көтәләр. Кайда, очар коштай җыелышып, Кайдан тагын очып китәләр. Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. ... Ныклы тылың какшагандай була Туган йортың бушап…
- 944 просмотров, 17 июн. 2026 г., изображение
Әйтмәсәм дә, сизәсеңдер кебек, Мин бәхетле бары син барга. Җәен – чәчәкләрдә күрәм сине, Кышын – исемеңне ак карда... Бары җилләр генә белә сыман Тик берәүдән көткән сәламне. Йөрәк серләремне сиңа чишәм, Кулга алып каурый каләмне... Йөрәкләргә әмер биреп булмый, Син бары тик мине якын ит. Хисләр – биктә... ирек бирсәң әгәр, Мәхәббәт ул – язгы ташкын бит.. Яшерен сөю – ул бик тәмле җимеш, Серен сиздермәскә тырышам. Читтән генә сине яратсам да, Мин ямь табып яшим тормыштан. Гөлнур Мөхәммәтханова
- 360 просмотров, 38 реакций, 15 июн. 2026 г., изображение
Сүккән чагым булды язмышымны... Белми кылдым кайчак ялгышымны. Каршы килмәдем мин күңелемә - Үкенмимен узган гомеремә. Йөрәгем кушканча мин яшәдем Кадерен белеп һәрбер көнемнең, Шөкер итәм - яшим һәм борчылмыйм, Рәнҗетмәдем кеше күңелен. Тайпылсам да тормыш сукмагыннан, Язмадым мин тормыш юлыннан, Егылганны күрсәм юлларымда Ярдәм иттем - килсә кулымнан. Дөнья көткәч булыр... Булмый калмас... Гөнаһысыз беркем булалмас... Күбрәк кылыйк әле изгелекләр - Кылган гамәл җирдә югалмас! Илһам Якупов
- 1.1K просмотров, 15 июн. 2026 г., изображение

- 1.3K просмотров, 13 июн. 2026 г., изображение
Балаларың булсын иде дә бит Синнән акыллырак, көчлерәк! Шулай булса гына яшәвеңнең Мәгънәсе дә тирән төслерәк. Үсеп җитсә дә ул, әле һаман Аны уйлап яшәп ятасың. Уңышларын – баланыкы итеп... Үзеңнеке итеп – хатасын... Замана да икенче шул хәзер. Балалар да – заман баласы. Нинди ягын кабул итәлмәсәк - Кайбер яктан үрнәк аласы. Киңәшләрең җилгә очмасын да, Үз акылы булсын башында. Изге теләк белән, дога белән Без җаваплы бала каршында... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 640 просмотров, 32 реакций, 13 июн. 2026 г., изображение
Балаларың булсын иде дә бит Синнән акыллырак, көчлерәк! Шулай булса гына яшәвеңнең Мәгънәсе дә тирән төслерәк. Үсеп җитсә дә ул, әле һаман Аны уйлап яшәп ятасың. Уңышларын – баланыкы итеп... Үзеңнеке итеп – хатасын... Замана да икенче шул хәзер. Балалар да – заман баласы. Нинди ягын кабул итәлмәсәк - Кайбер яктан үрнәк аласы. Киңәшләрең җилгә очмасын да, Үз акылы булсын башында. Изге теләк белән, дога белән Без җаваплы бала каршында... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 1.3K просмотров, 12 июн. 2026 г., изображение
Бер килерсең, беләм... Килгән чакта Борылып тик артка карама. Узганнарда булган моң-сагышлар Әкрен-әкрен барыбер тарала... Керфекләрем минем чыланганда, Кайда идең, кайда йөрдең син? Күкрәк тулы сары сагыш белән Яшәвемне юкса белдең бит... Язмышларга кемнәр закон яза, Кемнәр аны куя гамәлгә?! Дәгъваларны ничек белдерергә Ялгыш узган тиле гомергә? Якыннарга кайчак күз дә салмый, Җиде яттан сөю көтәбез. Ә соңыннан, үкенечкә батып, Гомер юлларыннан үтәбез... ...Ә шулай да кил син. Чәйнек куям. Ялгап торып тормыш өзеген, Элеккечә икәү чәй эчәрбез. Беркемгә дә бирмәм үзеңне... ХАЛИСӘ ШИРМӘН
- 719 просмотров, 20 реакций, 12 июн. 2026 г., изображение

- 1.4K просмотров, 11 июн. 2026 г., изображение
Озакламый авылыма кайтам Куркып торам әле кайтырга. Хәтирәләр йөрәгемне телә Әнкәем юк каршы алырга. hәрбер почмак саен- әнкәм эзе Тик үзе юк - ничек түзәргә? Әнкәемне өзелеп сагынудан Йөрәк кылым тора өзелергә. Вакыт дәва диләр- дөрес түгел, Яшисең син барыбер өзелеп. Сиңа газиз булган кешеләрне Буламы соң...булмый онытып. Тик сурәттән генә әнкәй хәзер Шатлангандай карап тора миңа. Озакламый кайтам, әнкәй-бәгърем, Ник дәшмисең инде кызыңа?... Телефондагы синең номерыңны Көн дә җыя минем бармаклар. Тик җавап юк...Җир астыннан Ишетелмидер шул тавышлар... Сагындым, бик сагындым,…
- 818 просмотров, 42 реакций, 11 июн. 2026 г., изображение

- 1.5K просмотров, 10 июн. 2026 г., изображение
Гомер үтә тора. Кемдер китә тора... Хушлашмый да китә иптәшләр... Чәчләремдә кырау... Күзләремдә сорау... Танымаслык булган яшьтәшләр... Әле генә сыман... Тик арада томан... Таралмаслык вакыт томаны... Җәйләр үтеп китте. Менә көзләр җитте... Карлар күмәр тиздән урамны... Ашыкмачы, Вакыт?! Берәр җаен табып, Әкрен генә иярт артыңнан. Алдан белеп булмый... Урап килеп булмый Гомер дигән юлның чатыннан... Физәлия Дәүләтгәрәева
Рост и динамика
Реклама и монетизация
Цитирование и аудитория
Качество и доверие
AI-анализ
Дополнительно
Похожие каналы
Александра Жуковская, педиатр. Рассказываю, как вырастить здоровых детей без ущерба для психики Мой сайт: О…
Официальный канал Единой России в Донецкой Народной Республике Наши ресурсы
Привезли более 400 авто — Сэкономили 150 млн рублей клиентам — Продолжаем помогать людям с покупкой мечты! …
Пермь ЧП — новости города, ЧС, ДТП, ДПС, ЧП, БПЛА, инцидент, происшествия, погода, все важные события дня в…
Сделаем дом чище и уютнее!
Приложение для доставки продуктов «Семечка» - ☀️ Торговая сеть «Подсолнух» — ваш надёжный проводник в мире …
О жизни и работе кадровой службы от журнала «Кадровое дело» и сайта kdelo.ru 📌 Оформить подписку на журнал
Новости Центробанка (ключевая ставка, денежно-кредитная политика). Инфляция, ВВП, уровень безработицы. Бюдж…
Официальная страница московской школы № 2086. Рассказываем обо всех интересных и важных событиях нашей школ…