Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр! в мессенджере MAX — 697 подписчиков, аналитика и статистика
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть кредит-рейтинг доверия, разбор факторов и оценку рисков.
AI-обзор
Обновлено 05.07.2026- Часть медиа-холдинга X
- Образовательные новости
- Авторские колонки
- Официальный пресс-релизный
Описание сформировано MaxBook AI на основе последних публикаций канала.
О канале Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
Владелец канала пока не добавил описание.
Положение в категории «Другое»
- По числу подписчиков канал «Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!» опережает примерно 70% из 1 610 каналов категории «Другое» в MAX.
- Средняя публикация набирает 304 просмотров — по охвату канал опережает примерно 35% каналов категории, по которым есть данные об охвате.
Сравнение построено по 1 610 каналам категории в каталоге MaxBook. Все каналы категории →
Основные метрики
Последние публикации канала «Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!»
- 101 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
«Август-Мөслим» ҖЧҖ районда беренчеләрдән булып көзге рапс чәчүгә кереште. Чәчү эшләренә алдан ук җитди әзерлек алып барылган: сыйфатлы орлыклар, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә кайтарылган. Чәчү ике чәчү комплексы ярдәмендә тәүлек әйләнәсе алып барыла. План буенча көзге рапс 1848 гектар мәйданда чәчеләчәк. Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы
- 124 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
👩🏫 Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе тагын да арта Укытучы – белем генә түгел, киләчәк тә тәрбияләүче кеше. Шуңа күрә педагог хезмәтенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибарның артуы – мөһим адым. Россия Президенты Владимир Путин укытучының аерым статусы турында указга кул куйды. Документ педагогларга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын ныгыта, ә иң мөһиме – мәктәпкә яңа килгән яшь белгечләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтә. РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бу указ яшь укытучыларга һөнәри юлларын ышанычлырак башлап җибәрергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, төбәкләр дә педагоглар өчен өстәмә ярдәм…
- 145 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
#авыл_хуҗалыгы Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю эшләре оешкан төс ала. Хуҗалыклар көзге культуралар – бодай, арыш, вика һәм рапс җыюга керештеләр. Көзге бодай культурасы биләгән мәйданнарның 59 процентында эш төгәлләнде.
- 181 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы, "Алгарыш" республика гранты иясе Лилия Нуриева 6–31 июль көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендәге ES International үзәгендә CELTA халыкара программасы буенча укуны уңышлы тәмамлады. Дөнья күләмендә танылган CELTA курсы инглиз телен халыкара стандартлар нигезендә укыту хокукы бирә. Фото - Мөслим лицееннан. #Мөслим_мәгарифе
- 202 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
Авзалов урамындагы 1б номерлы күпфатирлы йортның инициатив төркеме ишегалдында тәртип урнаштырган: биредә яшәүчеләр үләнне чабып, балалар мәйданчыгын тәртипкә китергәннәр һәм чүп-чарны җыештырганнар. Әлеге хакта район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең шәхси сәхифәсендә язып чыкты. "Кызганычка каршы, идарәче компаниядә дворниклар җитми, һәм халыкның мондый инициативасы авылыбызны чиста һәм төзек тотарга ярдәм итә", - ди ул һәм битараф булмаулары, шундый яхшы үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерә. Фотолар - А. Хуҗинның шәхси сәхифәсеннән. #игелек
- 155 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
Мөслим өчен август аена намаз вакытлары. #дин_вә_вөҗдан
- 213 просмотров, 01 авг. 2026 г., изображение
#календарьда_дата Тормыш диңгезен дә горур кичәләр 26 июль – илебездә Хәрби диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелде Быел диңгез флотында хезмәт итүчеләр өчен истәлекле ел. Россия флотына 330 ел тулды! Нәкъ менә шушы көнне моряк исемен горур йөрткән, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән, аны үз иткән ир-егетләр Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына җыелдылар. Районда эшләп килүче Хәрби диңгез флоты ветераннары җәмәгать оешмасы егетләре бу көнне төрле чаралар белән билгеләп үттеләр. 330 еллыгын билгеләп үтүче Хәрби диңгез флотының зур тарихы бар. 1714 елның 7 августында Петр I…
- 235 просмотров, 31 июл. 2026 г., изображение
Биләр шәһәрендә «Сәләт» форумының XV Халыкара яшьләр белем бирү сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 гә якын баланы берләштерде. Смена программасы алты юнәлешне үз эченә алды: иҗат, медиа, IT, туган якны өйрәнү («Тамырлар»), экология һәм лидерлык. Катнашучылар, лабораторияләрдә эшләп, үз продуктларын тәкъдим итте. Әлеге зур форумда Мөслим районыннан «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле укучылары да катнашты (җитәкчеләре – Гөлназ Йосыпова). Июнь ахырында ВИА «МИрас»ның өч төркеме Яшьләр көнендә чыгыш ясап,…
- 212 просмотров, 31 июл. 2026 г., изображение
Сенаж "тау"лары шиннар белән капланды Фотода терлек азыгы әзерләүнең иң мөһим этапларының берсе – силос траншеясын герметик ябу күрсәтелгән. Вакланган яшел азык траншеяга салынгач һәм яхшылап тыгызлангач, аның өсте махсус ныклы пленка белән каплана. Азыкка һава кермәсен һәм аның сыйфаты бозылмасын өчен, пленка өстенә кулланылган автомобиль шиннары урнаштыралар. Алар авыр йөк ролен үти: пленканы азык өеменә нык итеп кысып тора, көчле җилдә дә, масса эчендә барлыкка килгән газ басымы тәэсирендә дә күтәрелергә ирек бирми. Бу технология дөрес ферментация өчен һавасыз (анаэроб) шартлар тудыра…
- 201 просмотров, 31 июл. 2026 г., изображение
Кош-корт аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башладылар. Гариза бирү тәртибе белән карточкаларда танышыгыз. Автор - Марсель Гарифуллин. #карточки_МИ #карточки
- 223 просмотров, 31 июл. 2026 г., изображение
Австралиядә 16 яшькә кадәрге балалар өчен социаль челтәрләрне чикләү идеясе уңышсыз дип табылды Социаль челтәрләргә кертелгән чикләүләр балигъ булмаган кулланучылар санын бик аз гына киметкән. Бу хакта, Австралиянең Интернетта иминлек идарәсе хисабына таянып, Bloomberg хәбәр итә. Белгечләр фикеренчә, закон гамәлдә тиешенчә үтәлми. Балаларның күпчелеге үз аккаунтларын саклап калган яки яңаларын ачкан. Моның төп сәбәбе – платформаларда яшьне нәтиҗәле тикшерү һәм контроль системасының җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве. Әйтергә кирәк, Австралия балаларның социаль челтәрләргә керүен чикләгән беренче…
- 252 просмотров, 31 июл. 2026 г., изображение
Райондашыбыз Илүсә Исламова #МөслимБу флешмобында матур фотолар белән бүлешүен дәвам итә. Сез дә кушылыгыз.
- 46 просмотров, 29 июл. 2026 г., изображение
«Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесендә өйрәнү күнегүләре узды Гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмау, төгәл һәм килешеп эш итә белү – һәр җитештерү предприятиесе өчен мөһим. Шушы максаттан «Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесендә ел саен үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча уку-күнегүләр узды. Күнегүләр «РегионСпас» профессиональ авария-коткару хезмәте инструкторлары катнашында үткәрелде. Бу юлы хезмәткәрләр ашлык киптерү комплексында чыккан янгынны сүндерү буенча гамәлләрне кабатладылар. Сценарий буенча, объектта бер зыян күрүче дә булган. Башта белгечләр янгын…
- 75 просмотров, 29 июл. 2026 г., изображение
2027 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләренең 10–11 сыйныф укучылары яңартылган, практикага юнәлтелгән программалар буенча белем ала башлаячак. «Урта гомуми белем бирү стандарты кысаларында физика, химия, биология, математика һәм информатика фәннәре буенча программалар яңартылды», — дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, В. С. Леднев исемендәге белем бирү эчтәлеге һәм укыту методлары институты җитәкчесе Максим Костенко. Фото - ясалма фәһем. #мәгариф
- 103 просмотров, 29 июл. 2026 г., изображение
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ишегалдында шушындый шомырт агачлары үсә. "Шомыртлар һәрвакыт сөйләр сүз таба. Өлгергән җимешләр авырлыгыннан сыгылып торган ботаклары беренче сыйныф укучыларының тәүге адымнарын да, чыгарылыш укучыларының хушлашу сүзләрен дә хәтерли. Болар — безнең «вакыт агачлары». Алар һәр җәй мәктәп ишегалдын кызыл муенсадай җимешләре белән бизи. Язын ап-ак чәчәккә күмелеп, җәен мул уңыш биргәндә, мәктәбебез дә алар белән бергә яши, бергә сулыш ала", – дип язалар мәктәптән. Бу – кызыл җимешле виргиния шомырты (Prunus virginiana). Аның җимеш тәлгәшләре эре һәм…
Рост и динамика
Реклама и монетизация
Цитирование и аудитория
Качество и доверие
AI-анализ
Дополнительно
Похожие каналы
Генератор песен музыки суно сделать музыку
Таро Расклады Погадать Бот Гадание гороскоп предсказание, совет, чувства, семья, брак, беременность, успех,…
🤎 В самом сердце Манжерока ✨ Новые кедровые дома ⛰️ Номера с шикарными видами 🤌🏼 Завтраки включены Забро…
Готовые промпты работы с изображениями в ИИ Промпты для ИИ, ChatGPT и нейросетей. Готовые промпты для генер…
Реальные фото наших кухонь ❤️ ❤️ ❤️ В наличии и на заказ! Бесплатный дизайн проект и расчёт стоимости MAX �…
купить рекламу: Telega.in
Канал про ножи, о ножах, около ножей. Интересен тем, кто охотник, рыболов, ходит в походы или просто ножема…
💫Учимся не винить планеты во всех грехах, а извлекать из них выгоду. Ироничный гид по вашему внутреннему к…
Производим ножи для охоты, рыбалки, туризма и активного отдыха
Православие жизни. Все наши ресурсы: Купить рекламу: Мы существуем благодаря вам: Сбер 2202208048036884